«Ул безнең шагыйрь, ул безнең горурлык» Пушкин сәгате (12+)

Быел рус реалистик юнәлешенә нигез салучы шагыйрь, драматург, прозаикның тууына 225 ел тула. Пушкин А.С. – ул ватаныбыз әдәбиятына һәм рус теленә йогынты ясаган даһи шагыйрь һәм язучы. Аның әкиятләрен, классик әсәрләрен, шигырьләрен һәм поэмаларын хәзерге көндә дә яратып укыйлар.  

мымымывмвымывмым
13 ф. 26.03.24 Пушкинский час 1
13 ф. 26.03.24 Пушкинский час 2
13 ф. 26.03.24 Пушкинский час 3

Китапханәче А.С. Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның тормышындагы инде онытылган, әмма бик кызыклы фактлар турында сөйләде. 
Чарада балалар кечкенә Пушкинның язмышында һәм иҗатында аның тәрбиячесе Арина Родионовнаның нинди роль уйнавы, аның булачак шагыйрьнең күңеленә халык гореф-гадәтләренә, иҗатка мәхәббәт сала алуы, язучының гомер буе аңа карата шигырьләрендә һәм шәхси хатларында бик яхшы мөнәсәбәттә булуы турында белде. Презентация карау барышында катнашучылар Пушкин тормышы, аның иҗаты белән аерылгысыз бәйләнештә булган хатын-кыз портретларын күрде, алардан башка, бәлки, берсеннән-берсе матур шигырьләр тумас та һәм әсәрләренең гүзәл герой хатын-кызлары булмас иде. Шулай ук чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Шуннан соң викторина форматында балалар А.С. Пушкин әкиятләре буйлап сәяхәт кылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: