«Төсләрдән торган тормыш»: туры эфир

23 гыйнвар көнне 11.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең ВКонтактедагы төркемендә Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты, педагогия фәннәре кандидаты Наталья Амирова белән туры трансляция узачак.

Очрашу Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елына багышлана. 

Наталья Владимировна 20 елдан артык үзенең студентларында сәнгатькә, рәсем ясауга мәхәббәт тәрбияли, аларның иҗади сәләтләрен үстерә.  

Тамашачылар рәссамның һәм аның талантлы укучылары, сәнгать һәм дизайн факультеты студентларының рәсемнәре белән таныша алачак. Төрле техникада башкарылган эшләр: майлы буяулар, графика, кәгазьдән кисеп ясалган, декоратив эшләр һ.б.лар тәкъдим ителәчәк.  Чатта кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

 

 

Поделиться: