«Җиңү байрагы астында!» шәһәркүләм патриотик фестиваленең өченче көне узды (6+)

20 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханәдә «Җиңү байрагы астында!» шәһәркүләм патриотик фестиваленең өченче көне узды.
Фестивальнең өченче көненең төп мизгелләре безнең заман герое, махсус хәрби операциядә катнашучы, Чаллы шәһәре «Махсус хәрби операция ветераннарының шәһәр советы» Ассоциациясе рәисе урынбасары Тимур Эдуард улы Нусратов белән очрашу булды. Үзенең чыгышында Тимур Эдуард улы Ватанга мәхәббәт һәм хәрби бурычка тугрылык турында искә төшерде, рус сугышчысының бүген дә узган гасыр солдатларының батырлыгын һәм ныклыгын дәвам итүен билгеләп үтте.

10ф. Третий день фестивал
10ф. Третий день фестиваля. Встреча с участником СВО
10ф. Третий день фестиваля. Награждение педагогов
10ф. Третий день фестиваля. Награждение педагогов1
10ф. Третий день фестиваля. Награждение победителей конкурса

Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Укучылар бик игътибар белән тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Тимур Эдуард улы сорауларга ихлас җавап бирде, ә укучылар, тын да алмыйча, махсус хәрби операциядә катнашкан геройның һәр сүзен эләктереп торды.
Очрашу азагында «Хәтер сугыш турында китапларда» шәһәркүләм иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү үтте. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне тапшырырга махсус хәрби операциядә катнашкан Нусратов Т.Э. ярдәм итте. 
Фестивальдә катнашучылар өчен фотозона һәм «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» дигән күргәзмә-әдәбиятка күзәтү оештырылган иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: