«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залының беренче июль очрашуы үтте (0+)

1 июльдә Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы эше кысаларында чираттагы очрашу узды. Бу көн бар яшьтәге кунакларга елмаю, яңа ачышлар һәм онытылмас кичерешләр бүләк итте.
Яшь могҗизалар эзләүчеләр өчен «Күңелле каникуллар» дигән уен программасы узды. Балалар күңел ачу һәм мавыктыргыч ярышлар дөньясына юл тотты, анда «Рәсемне кабатла», «Сорау – җавап» һ.б. хәрәкәтчән уеннарда үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. «Ритм бухтасында» алар дәртле итеп биеде һәм шатланып үзләренең яраткан геройларын искә төшерде. 
Өстәл уеннары яратучылар өчен «Уйна әле» дигән өстәл уеннары калейдоскобы мәйданчыгы оештырылды. Монда классик шашкалар һәм лото белән бергә заманча уеннар да тәкъдим ителде. «Имаджинариум» аеруча куандырды, анда катнашучылар, образларны танып һәм күрсәтеп, бер-берсенең фикерләвен яхшырак аңларга өйрәнде. Ә иң хәрәкәтчән кунаклар өчен беркемне дә битараф калдырмаган «Твистер» идән уены эшләде. 
«КлоунБук: укыйбыз һәм күңел ачабыз!» уен программасы иң онытылмас вакыйга булды. Шаян шамакай белән бергә балалар яраткан әкиятләре буйлап сәяхәткә юл тотты, хәрәкәтчән эстафеталарда катнашты, хәйләкәр табышмаклар чиште һәм хәтта үзләрен актерлар ролендә сынап карап, мини-тамашалар күрсәтте. 

6l3909OeCba3M2cutI6k0V9PNtjWrMNCWbZnmCOtCMYV1vjlG5wZyo4JZb4n0z6gVpnjoRgZ5TLZZBaLKQrV6kDx
4SIvBNbfthRjtvCKfsEhEdqvdsM7QUwJ3CE8vGgsgEuTjjVtXqDONk07tT5ZvaRiLX6tyigv6L_RJ-NJX4TagzSv
dSJLddB9drebafmnJYfF8vxNmwvJLBbseYn9qvH3U6F1Mh8ypr4yPdo6ziRMVEZHqvQIiKNwCm84s7MPTNGoPIEK
E_U0Srf96RPuQOdTqgpi02HTaIze57_G79IIWNg32bx44-EKge0RnUJ4ey5zHpKjnzLYm3UY_9TQw9cJfqUerzHR
FChbIxheIfnZE7OCjgNZOt-XVko8o66bbLta6zDACi1sLh_9Ro0_RB1HJU42PKnZoP7cZwuNGzsXjyA4vZ0a0NWA
fj5huL4vYMqJTJ2e8L2N94nm2KlLIO_rnF_0cO8fYlC3UO59P8EqmGIw2tfucb2c4zQ55TIPlItb72b7sd_TuXrw
-Gy6uSPI94iDb6lKXcuPJCJ84z5Z00gQsWg99C22csLUNh2fGGRjc779mW40yzpUDsPoqwhCjGOKXHJE_ydg0Tjy
H1OKQkNF0s0V8GeLyhoLmKahw4qEO0KHEoPF553uLUDjWZPkTvNoRLh-agRvWFABvJR5XpxzyqA26ML5U8H6qp6t
Hq9ZgpMWluPczJixLwLNabnFPnMBA9lXKMky5fSUdv6XoTjhO3tJOp87L4dwlBb7XxLfizICMBihqRquoYUXtvhE
kYJkQZUSLvzunsmeh2rrUezSItmb5_6b7jhSo2p1nSfItITxqrynNd0yNq4JhaEHqxm_AdzurdnFM9IAz3Hri8Sd
rdSzcPT7WXpjfZDbZMHi0nmFua6POUU63FboHJyPbMbG7r1_GAM5cXCK-Ow4I9yKUkL0uRm5eBh71iDcInZHm–k

«Урам тулы көтелмәгән хәлләр» уен-кисәтүе аерым игътибарны җәлеп итте. Уен формасында яшь кунаклар юл билгеләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде, аларны үтәүнең ни өчен шулкадәр мөһим булуын аңлады, һәм шулай ук транспорт чаралары төрләрен кабатлады. Зур энтузиазм белән балалар әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын — тылсымлы ковер-очкычтан алып Убырлы Карчык себеркесенә кадәр искә төшерде.
Үз куллары белән иҗат итәргә яратучылар өчен китапханәчеләр «Табигый материаллардан кул эшләнмәләре» мастер-классы үткәрде. Өлкәннәр һәм балалар кул эшләре буенча китаплар белән танышып кына калмады, ә бик теләп табигать байлыкларыннан кабатланмас кул эшләнмәләре ясады. Күп кенә кунаклар илһамланып, әзер шедеврлар алып һәм шундыйны ук өйдә ясарга дигән теләк белән кайтып китте. 
Барлык яшьтәге катнашучылар игътибарына «Журналлар аланы» дигән күзәтү күргәзмәсе тәкъдим ителде. Һәркем китапханә фондындагы күптөрле вакытлы матбугат басмалары дөньясына кереп чума алды: балалар өчен матур журналлар һәм өлкәннәр өчен танып белү басмалары беркемне дә битараф калдырмады.  
Гадәттәгечә «Ал! Укы! Кара!» буккроссингы — укучылар арасында бушлай китап алмашу эшләде. Теләге булган һәркем үзенә ошаган басманы өенә ала, алмашка үз китабын калдыра алды.  
Җәйге уку залында очрашу барлык кунакларга бик күп уңай хисләр, файдалы белемнәр һәм саф һавада җылы аралашу бүләк итте. Ачык һава астында китапханә җәйнең укырга, уйнарга һәм иҗат итәргә менә дигән вакыт икәнен янәдән исбатлады!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: