«Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында чыгарылыш кичәсе» программасы (6+)

3 уку елы буе, каникуллар һәм бәйрәм көннәреннән кала, һәр атнаны балалар 13 нче санлы китапханәдә эшләүче Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында очрашты. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан 74 тән артык танып белү һәм күңел ачу чаралары оештырылды. Алар арасында иң истә калганнары: «Мәрхәмәтлелеккә йөрәкне ачыйк» әдәплелек, яхшылык һәм шәфкатьлелек сәгате, «Мәрхәмәтле шигырьләр иле» сәнгатьле уку бәйгесе (Е.Степанова юбилеена), Үзәк балалар модель китапханәсе белән танышу экскурсиясе, 14 нче санлы китапханәгә экскурсия, анда балаларга «Комда рәсем ясау» мастер-классы үткәрелде һ.б. Балалар Республика һәм Бөтенроссия акцияләрендә актив катнашты. 

555
13 ф. 21.05.25 Пр Выпускной в Клубе 4
13 ф. 21.05.25 Пр. Вып в Кл убе 3
13 ф.21.05.25 Пр. Выпускной в Клубе любителей 2
13 ф.21.05.25 Пр Выпускной в Клубе любителей читать 1

Чыгарылышта клублылар чараларның кызыклы мизгелләре турында истәлекләре белән уртаклашты, рәхәтләнеп көлеште, китапханәчеләргә рәхмәт белдерде. Һәм китапханәгә китаплар алырга килергә һәм яңалыклар белән уртаклашырга сүз бирделәр. Чарада барлык балалар да бүләкләнде. Бүләк сыйфатында өч ел эчендә узган чаралардан истәлекле фотоколлаж алдылар. Шушы вакыт эчендә балалар тату һәм уңышла командага әйләнде. 5 нче сыйныфка изге юллар сезгә, кадерле чыгарылыш укучыларыбыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: