«Барысы да Әнидән башлана» программасы (18+)

30 ноябрьдә Россиядә гаиләдә һәм җәмгыятьтә Әни роленә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү символы булган бик мөһим социаль бәйрәм билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм шәхсине һәм иҗтимагыйны берләштерә: өйдә ул гаилә вакыйгасына әйләнә, ә дәүләт дәрәҗәсендә әни булуга теләктәшлек һәм ярдәм итүнең кирәклеге турында искә төшерү буларак билгеләп үтелә. 

13 ф. 27.11.25 Программа Все начинается с Мамы 2
13 ф. 27.11.25 Программа Все начинается с Мамы 5
13 ф. 27.11.25 Программа Все начинается с мамы 3
«Танып белү сишәмбесе» программасында катнашучылар барысы да – әниләр. Һәм шунлыктан бу бәйрәмне китапханәдә дә бәйрәм итәргә булдылар. Китапханәче бәйрәмнең тарпихы, җәмгыять тормышында Әнинең роле турында сөйләде һәм Татарстандагы күп балалы гаиләләр турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Кызыклы факт: Балтач районындагы ике гаиләдә 10 һәм 15 бала үсә. 
Шулай ук чарада катнашучылар башкаруында Әни турында бик матур шигырьләр яңгырады. Бәйрәм дулкынландыргыч һәм күркәм булды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: