«Дөнья халыклары биюләре: ритм булдыр!» программасы (6+)

29 апрельдә Халыкара бию көне билгеләп үтелә. Бию – кемнәр өчендер үзеңне күрсәтү ысулы, икенчеләре өчен мавыктыргыч шөгыль, ә өченчеләр өчен – чын һөнәр. 

танцы
13 ф. 30.04. танцы 3
13 ф. 30.04. танцы 1
13 ф. 30.04. танцы 2
13 ф. 30.04. танцы 4
13 ф. 30.04. танцы 5

30 апрельдә Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балалар бик теләп бию турында сөйләште, чөнки алар биергә бик ярата. Арада ике кызның халык биюләре белән шөгыльләнүе билгеле булды. 13 нче санлы китапханә хезмәткәре Халыкара бию көненең, биюнең тарихы, төрләре һәм юнәлешләре белән таныштырды. Кыска бию уйлап табу – иҗади бирем булды. Кызлар ике командага бүленде. Һәр командада биюне куючы «хореограф» билгеләнде, ә калганнары биеде. Биюләр кызыклы килеп чыкты, һәр команда хәрәкәтләр телендә үз тарихын сөйләп бирде. Менә шулай итеп балалар Халыкара бию көнен билгеләп үтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: