Яшь гаиләләр өчен торак

Татарстанда яшь гаиләләргә социаль ипотека буенча торак алу мөмкинлеге тудырылды. Әлеге программада ир яки хатынның берсе булса да 36 яшьтән кечерәк булган гаиләләр катнаша алачак. 

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрлык белән берлектә Дәүләт торак фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршында, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан, яңа ярдәм программасы эшләнде. Яңа программа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июленнән 587 нче санлы «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә Татарстан Республикасының социаль ипотека системасында тору урыны бирү Тәртибен раслау турында» карары  нигезендә Татарстан җирлегендә яшәүче һәм эшләүче яшь гаиләләр өчен тормышка ашырыла. 

Белешмәләр өчен телефоннар: 30-56-52, 30-55-85.
Тулырак мәгълүмат шәһәрнең рәсми сайтында урнаштырылган: http://nabchelny.ru/company/page/195/776

 

Поделиться: