«Куркынычсызлык кагыйдәләре иленә сәяхәт» программасы (6+)

Көзге каникуллар:ял һәм… куркынычсызлык вакыты! 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен программа уздырды, аның барышында аңлаешлы һәм кызыклы формада балаларга теләсә кайсы вакытта килеп чыгарга мөмкин төрле хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен җиткерде. Чара итерактив формада да, гамәли эшләр формасында да үтте.  «Әкияти куркынычсызлык» викторинасында балалар әкият геройларының гамәлләрен ачыкларга кирәк булган сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, «Кызыл калфак» әкиятендәге әби нинди куркынычсызлык кагыйдәләре турында оныткан?                                                                                 

13 ф. 28.10.25 Программа Путешествие в страну правил безопасности 1
13 ф. 28.10.25 Программа Путешествие в страну безопасности 5
13 ф. 28.10.25 Программа Путешествие в страну безопасности 6
13 ф. 28.10.25 Программа Путешествие в страну правил безопасности 2
13 ф. 28.10.25 Программа Путешествие в страну правил безопасности 3
13 ф. 28.10.25 Программа Путешествие в страну правил безопасности 4

Гамәли өлештә укучылар мөһим телефон номерларын кабатлады, төрле хәлләрне уйнап карады һәм теге яки бу хәлдә калганда ярдәм итүче хезмәтләргә «шалтыратты». «Ишеккә шаку» хәлендә өлкәннәр өйдә булмаганда ишеккә шакысалар, нишләргә кирәклеген өйрәнделәр. Очрашуның нәтиҗәсе: 112,01,102,103 телефоннврын һәм иң мөһиме – әни һәм әтинең телефон номерын беләбез. Әгәр өйдә үзләре генә булып, ишеккә шакысалар – беркемгә дә ачмыйбыз һәм шунда ук әти-әниләргә шалтыратабыз.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: