«Эх, бу кызлар» программасы (6+)

13 нче санлы китапханәнең Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында 5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Эх, бу кызлар» дигән программа үтте. Бу көнне кызларга күбрәк игътибар күрсәтергә булдык. Китапханәчеләр тарафыннан кызыклы программа төзелде, аның барышында 6 күңелле бәйге үткәрелде. «Геройны таны» бәйгесендә тасвирлама буенча танылган китап геройларын белергә кирәк булды. «Дизайнер» бәйгесендә, йөрәк рәсемен кисеп, аны үзенчәлекле итеп бизәргә кирәк иде. «Шеф повар» бәйгесендә кызлар дөнья кухнясы ризыкларын белүләре белән сокландырды. «Интуиция» бәйгесендә кызлар күзләрен йомган килеш үз сыйныфташларын аркаларыннан таныды. «Мода яратучы» бәйгесендә хәрефләр җыелмасы арасында мода яратучының сумкасындагы әйберләрне атарга кирәк булды. Шулай ук Очарование сүзеннән сүзләр төзеделәр һәм дөрес, тиз итеп тизәйткечләр әйттеләр.
Кызларга барысы да ошады! 

13 ф. 05.03.25 Ох уж эти девочки 1
13 ф. 05.03.25 Ох уж эти девочки 2
13 ф. 05.03.25 Ох уж эти девочки 3
13 ф. 05.03.25 Ох уж эти девочки 4

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: