«Безнең тату гаиләбез» программасы (6+)

14 май көнне 13 нче санлы китапханәнең Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәргә булдылар: шул уңайдан китапханәче «Нәрсә ул гаилә?» дигән әңгәмә үткәрде, балалар түбәндәге сорауларга җавап бирде: Нинди сүзләр гаилә белән ассоциацияләнә? Ни өчен гаилә әһәмиятле? Укучылар татар һәм рус гаиләләрендәге гореф-гадәтләр турында мәгълүматны тыңлады. 

123
13 ф. 14.05.25 Пр Наша дружная семья 2
13 ф. 14.05.25 Пр. Наша дружная семья 4
13 ф. 14.05.25 Пр. Наша дружная семья 3
13 ф. 14.05.25 Пр. Наша дружная семья 5
13 ф. 14.05.25 Пр. Наша дружная семья 1

Балаларның үз гаиләләре турында сөйләгәннәре очрашуны тагын да җанландырды. Әлеге чарада күпләр сыйныфташларының апа-абыйлары, эне-сеңелләре булуын белде. Балалар үз әти-әниләренә, өлкән буын кешеләренә карата мәхәббәт, игътибарлы һәм рәхмәтле булу турында яхшы нәтиҗәләр ясады. Бәйге программасы барышында балалар гаилә турында шифрланган сүзләрне тапты, туганнарын атады, риваятьләр тыңлады һәм гаиләдә мөһим булган сүзләрне белде, мәсәлән, «Бер-береңне аңлау». Гаилә турында буягыч иҗади эш булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: