«Җәйге мөмкинлек – дусларың белән китап укы» җәйге уку программасы (6+)

Җәй – иң гүзәл вакыт, ул көлү, елмаюлар һәм яхшы кәеф. Әле тагын җәй – китап уку өчен менә дигән вакыт! Кеше өчен китап – ул дөньяга тылсымлы тәрәзә. Китап уку ул файдалы шөгыль генә түгел. Ул шәхес формалаштыручы яңа белемнәр һәм яңа мәгълүматлар ачучы гаҗәеп могҗиза. Хәтта безнең компьютерлар заманында да, балаларны укуга җәлеп итү бик кирәк. 
19 июньдә китап сөючеләрне китаплар һәм яңа ачышлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтте! Үзәк китапханә үзенең барлык дуслары өчен китаплар дөньясына ишекләрен ачты!

дружная команда
а еще мы умеем вот так
плечо друга всегда рядом
путешествие начинается
солнце светит это раз
я точно знаю ответ

Дусларың арасында кызыклы һәм кирәкле булу өчен үзеңнең «фишка»ң булырга тиеш. Һәм китапханәчеләр дә, укучылар да бу җәйдә модада – китап уку дигән карарга килде! Бу, яхшы китаплар һәм фикердәшләр белән дуслашып, җәйне кызыклы һәм файдалы итеп уздыру өчен уникаль мөмкинлек.
Дөрес сайлап алынган китаплар белемнәрне күрсәтергә ярдәм итеп кенә калмас, ә дуслар табарга да булышыр. Китапханәнең яшь укучыларын җәйге уку өчен китаплар сайлау буенча китапханәчеләрнең тәкъдиме көтте. 
Шулай ук балалар күптөрле уеннарда, квестларда, иҗади остаханәләрдә һәм онытылган авторлар белән очрашуларда катнашты. 
Призлар, бүләкләр һәм яхшы кәеф актив катнашучылар арасында үз хуҗаларын тапты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: