«Ватанны саклаучылар көне» программасы (6+)

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Һәр елны 23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балаларның чираттагы утырышы темасы итеп алынды. 19 февральдә программада катнашучылар «патриотлык», «батырлык», «геройлык» һәм «герой» кебек төшенчәләр турында фикер алышты. Балалар Ватанны саклаучы-геройлар, Бөек Ватан сугышында балаларның нинди героик батырлыклар кылуы турында мәгълүматны тыңлады. Программа барышында балалар «Ватанны саклаучылар көне» викторинасында катнашты, анда «Ура! дип кычкырып йөгерү ничек атала» кебек сорауларга җавап бирде, мәкальләрне дәвам итте, шулай ук «Сазлык буйлап үт», «Кырны миналардан азат ит» бәйгеләрендә катнашты. 20 февральдә мәктәптә сафта тору һәм җыр бәйгесе узачак. Без клубта катнашучы балаларга җиңү телибез. 

19.02.25 день защ От 1
19.02.25 день защ. От 2
19.02.2025 денб защ От.3
19.02.2025 день защ. От 4

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: