«Күңел җылысы көне» программасы (18+)

1 октябрьдә 13 нче санлы китапханәдә «Танып белү сишәмбесе» программасында катнашучылар сәбәп булганга түгел, ә йөрәк кушканга җыелды.Чөнки бергә буласы, яхшы хатирәләрне искә төшерәсе, елмаясы килгән көннәр бар, һәм шулай итеп күркәм Күңел җылысы көне килеп чыга, ә ул җылылык кешеләрдә яши. Очрашуда бик күп кызыклы мизгелләр булды: «Как молоды мы были», «Когда мы были молодыми», «Мои года — мое богатство» һ.б. матур музыка яңгырады. Чара барышында катнашучылар беренче хезмәт хакы алулары һәм аңа сатып алган әйберләре, иң көтелмәгән бүләкләр турында истәлекләре белән уртаклашты. Лотереяга «Свияга» суыткычы эләгүе, соңгы акчаларына аттракционнарга һәм чәчтарашханәгә барулары турында сөйләүчеләр булды.

13 ф. 01.10.26 Программа День душевного тепла 2
13 ф. 01.10.2026 Программа День душевного тепла 1
13 ф. 01.10.2026 Программа День душевного тепла 3
13 ф. 01.10.2026 Программа День душевного тепла 4

Чара «Җылы йөрәк» мастер-классы белән тәмамланды. Чараның барлык катнашучылары – ул зур йөрәкле кешеләр, алар 25 нче комплексны матурлау эшен башкара һәм госпитальләргә ярдәм итә. Алар янәшәсендә һәрчак җылы. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: