«Китапханә ишегалды: китаплар, уеннар, күршеләр» программасы (0+)

3 сентябрьдә 25 нче комплекста «Светлый» җирле иҗтимагый үзидарә оештырган якты һәм күңелле яхшы күршеләр һәм ишегалды бәйрәме уздырылды. 

13 ф. 03.09 библиодвор 6
13 ф. 03.09 библиодвор 11
13 ф. 03.09. библиодвор 1
13 ф. 03.09. библиодвор 2
13 ф. 03.09. библиодвор 3
13 ф. 03.09. библиодвор 4
13 ф. 03.09. библиодвор 9
13 ф. 03.09. библиодвор 10
13 ф. 06.09 библиодвор 7
13 ф. библиодвор 5
13 ф. 03.09 библиодвор 8
Бәйрәм кунакларын Чаллы шәһәре башкарма комитетының Автозавод районы башлыгы Хөснуллин А.Ш. һәм «Камаз» гавами акционерлык җәмгыятенең берләшкән профсоюз оешмасы рәисе урынбасары, озак еллар 25 нче комплекста яшәгән һәм аны үз туган урыны дип санаучы В.А. Гаврилов сәламләде. 17 нче балалар хореография һәм «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге коллективлары чыгышлары бәйрәмне тагын да бизәде. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылган мәйданчык территориясендә балалар өчен эстафеталар һәм мастер-класслар оештырылды. 13 нче санлы китапханә балалар һәм өлкәннәр өчен «Китаплардан салават күпере» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Балалар бик теләп «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерүдә катнашты, «Дөресме, әллә ялганмы?» викторинасы сорауларына җавап бирде. «Күчмә бөҗәкләр була». Әйе? Юк? кебек сораулар булды. Фотозонада китаплар белән фотога төштеләр. Микрорайон халкы яхшы кәефтә булды, елмайды, биеде, бәйрәм чараларында актив катнашты. Ә китапханәчеләр микрорайонда актив эшләре өчен Рәхмәтләр алды.                                    

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: