«Һөнәрләр лабиринты. Һөнәр сайлауда Интернетның ярдәме» Һөнәри ориентация уены (12+)

7 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә, Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләр лабиринты. Һөнәр сайлауда Интернетның ярдәме» дип исемләнгән уен чарасы узды.

23ф.Профориентационная игра Лабиринт профессий. Интернет в помощь профориентации
23ф. Профориентационная игра Лабиринт профессий. Интернет в помощь профориентации………
23ф. Профориентационная игра Лабиринт профессий. Интернет в помощь профориентации
23ф. Профориентационная игра Лабирин профессий. Интернет в помощь профориентации
23ф. Профориентационная игра Лабиринт профессий. Интернет в помощь профориентации….

Ул укучылар аңында Интернет челтәрен файдалы итеп куллана белү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы төшенчәне формалаштыру максатында үткәрелде. Чара ике өлештән торды. «Һөнәри ориентациядә Интернетның ярдәме» дип аталган беренче өлештә китапханәче укучыларны уку йортлары турында мәгълүмат бирүче, хәзерге заманда иң кирәкле һөнәрләр буенча киңәшләр бирүче интернет-сайтлар һәм һөнәрләрне тулырак тасвирлап биргән сайтлар белән таныштырды. https://testometrika.com сайтында һөнәри ориентация буенча тест уздырылды.

Икенче өлеш – һөнәри ориентация уены – 8 турдан торды. Анда уенда катнашучы яшүсмерләр төрле ребуслар чиште, тасвирлау буенча һөнәрләрне белде, һөнәр атамаларының синонимнарын искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирде һәм үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карады.

Чара барышында әлеге тема буенча шактый гына мәгълүмат тупланган электрон презентация күрсәтелде.

Балалар уенда кызыксынып катнашты һәм бик күп уңай тәэсирләр алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: