«Карар кабул итүгә җиде адым» һөнәри юнәлештәге тренинг (12+)

10 февральдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Карар кабул итүгә җиде адым» дигән һөнәри юнәлештәге тренинг уздырды.

семьшагов1
семьшагов2
семьшагов3
семьшагов4
семьшагов5
Үз-үзеңне танып белү юлында темпераментны өйрәнү беренче адым булып тора. Темперамент – ул кеше реакцияләренең үзенчәлеген билгеләүче психиканың шәхси үзенчәлекләре җыелмасы.
Тренинг барышында катнашучылар үз сәләтләренә анализ ясады һәм үз темпераментлары тибын билгеләде. Ачыкланган һөнәри сыйфатлар карьера юлын аңлы рәвештә сайлау өчен нигез хезмәтен үти. Шулай ук балалар һөнәрне сайлау өчен үтәргә кирәкле җиде адым турында фикер алышты. Чара тематик китап күргәзмәсе белән үрелеп барды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: