«Хәзерге белән яшә – киләчәк турында уйла» һөнәри юнәлеш сәгате (12+)

9 апрельдә 15 нче санлы китапханә, алга таба уку юнәлешен һәм булачак һөнәри эшчәнлек өлкәсен сайлау эшендә мәгълүмати ярдәм итү, һөнәрләр дөньясы, төрле өлкәләрдә һөнәри эшчәнлек белән таныштыру максатларында, өлкән сыйныф укучылары өчен «Хәзерге белән яшә – киләчәк турында уйла» дигән һөнәри юнәлеш сәгате уздырды. 
Чара барышында китапханәче һөнәрнең нәрсә аңлатуы, профессионал булу өчен тормышыңда үз эшеңне ничек сайларга һәм һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Яшүсмерләр иске һәм заманча, иң кирәкле һөнәрләр һәм киләчәк һөнәрләре турында белде. «Һөнәрләр әдәбиятта» викторинасы һәм «Блиц – сораштыру» балаларга булачак һөнәрне уйлап, үз сәләтләреңне, эчке карашларыңны һәм чынбарлык мөмкинлекләрен истә тотып сайларга ярдәм итте. Шулай ук китапханәче Татарстан Республикасының уникаль һөнәрләр табарга мөмкин булган уку йортлары тупланмасын әзерләде.  

Очрашуда алынган мәгълүмат актуаль һәм файдалы булды, ул яшьләргә укуны тәмамлаганнан соң, хезмәт базарында үз юнәлешен табарга ярдәм итәр. 

Поделиться: