«Тормыш дәвам итсен өчен, онытмаска» кисәтү әңгәмәсе (12+)

3 сентябрьдә 3 нче санлы китапханәдә «Тормыш дәвам итсен өчен, онытмаска» дигән кисәтү әңгәмәсе узды.

IMG_20260828_152530_333
IMG_20260828_152503_346
Ел саен, 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн Россиядә террорчылык актлары корбаннары көне булып санала. Китапханәче хәзерге заманда террорчылык һәм экстремистлык проблемалары, террорчыларның максатлары, аларның кешеләр арасында бер-берсенә ышанмауга, курку хисе булдыру һәм җимерүләргә исәпләнгән яман мотивлары нинди булуы; шулай ук аннан саклануның нинди ысуллары булуы, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге һәм дәүләтнең террорчылык белән ничек көрәшүе турында әңгәмә үткәрде. 
Балаларга көнкүреш тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, тынычлык һәм аек акылны саклап, нишләргә кирәклегенә игътибар юнәлттеләр. Укучыларга тагын бер кат ни өчен таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә һәм хуҗасыз ятучы әйберләрне кулга алмаска икәнлеген аңлаттылар. 
Чара барышында «террорчылык», «теракт» кебек сүзләрнең мәгънәләре һәм террорчылык актлары кылырга тартучы сәбәпләр ачып салынды.      
Катнашучылар бары тик толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына террорчылыкны кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә теләктәшлеккә ышанычларын юкка чыгарырга мөмкинлек бирә дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: