Хөрмәтле хезмәттәшләр! 2021 елның 10 сентябреннән 17 октябренә кадәр Уфада «Россия. Җәй. Китап. Иң яхшы җәйге китапханә тәҗрибәләре» Бөтенроссия китапханәчеләрнең һөнәри осталык бәйгесе уза.
Бәйгенең оештыручысы – Уфа үзәкләштерелгән җәмәгать китапханәләре системасы шәһәр үзәк китапханәсенең методик бүлеге. Максаты – офлайн һәм онлайн киңлектә иң яхшы җәйге массакүләм чаралар уздыру тәҗрибәләрен ачыклау, фикерләр һәм идеяләр белән алмашу өчен һөнәри китапханә берләшмәсе белән үз эшләре белән уртаклашу. Бәйгегә 2021 елның 1 июненнән 31 августына кадәр вакыт аралыгында офлайн һәм онлайн форматта уздырылган чаралар турында материаллар кабул ителә. Гаризаларны һәм эшләрне 2021 елның 30 сентябренә кадәр cgb@ufa-lib.ru электрон почтасына «Россия. Җәй. Китап. Иң яхшы җәйге китапханә тәҗрибәләре» дип билгеләп җибәрергә. Иҗади уңышлар телибез! Бәйгенең нигезләмәсе |