Шәһәргә кирәкле һөнәрләр (16+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә «Шәһәргә кирәкле һөнәрләр» дигән һөнәри юнәлеш көне узды.
Очрашуга республиканың иң әйдәп баручы югары уку йортларының берсе «В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты»ның Чаллыдагы филиалыннан белгечләр чакырылды. Алар, уку йортында белем алып, студентлар үзләштерә ала торган төрле һөнәрләр турында сөйләде һәм анда укырга керү кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде. 
Чара барышында КИУ студентлары мавыктыргыч формада күпкырлы студент тормышы, аларның уңышлы укуы, сәләтләрен ача алулары турында сөйләде. Бу хакта укучыларга күрсәтелгән кызыклы видеофильм дәлил булды. Күнегү буларак балалар блиц-викторинада катнашты. Һөнәрне яки билгеле бер һөнәр иясен атарга кирәк булган сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чара укучыларның һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итте, алар киләчәктә тормышта дөрес сайлау өчен юл башы булырлык кыйммәтле мәгълүмат алды. 

Поделиться: