Упкынга илтүче һәвәслекләр: студентлар белән очрашу (16+)
22
Апрель 2021
Пәнҗешәмбе
22 апрельдә шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары өчен «Упкынга илтүче һәвәслекләр» дигән чара уздырды. Очрашуга «Ышаныч» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре чакырылды. Китапханәче наркомания һәм эчкечелек белән мавыгучылар белән бәйле җәмгыятьтәге проблемалар турында сөйләде, үз чыгышын видеоязма белән тулыландырды. |