«Кышын кошларны ашатыгыз» табигатьне саклау акциясе (6+)

20 ел инде  «Кошларны ашатыгыз!» акциясе Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә һәм көздән яз уртасына кадәр дәвам итә. Ул рәсми рәвештә 12 ноябрьдә башлана — рус игенчелек календаре буенча Көзге кошлар көне һәм Кышлаучы песнәк көне. 

Шәһәр үзәк китапханәсенең яшь укучылары акциягә 11 февральдә кушылды.

тухляк
еда должна быть полезной
IMG-20250211-WA0074
мы стараемся
вот такой вот результат
хватит на всех
Кыш — барлык кошлар өчен авыр ел фасылы. Электән билгеле булганча, күп кенә кошлар кышын суыктан түгел, ә туклану начар булганлыктан һәлак була. Шунлыктан кошларның популяциясен саклау өчен, аларның күбесен ашату мөһим. Кошларга җим салып, без аларга исән калырга ярдәм итеп кенә калмыйбыз, ә дөньябызны яхшырак итәбез. 
Балалар әңгәмә, танып белү дәресләре һәм күзәтүләр аша үз җирлекләрендәге кошларның төрләре, аларның тышкы кыяфәтендәге үзенчәлекләре турында белде, кошларны кайгыртырга өйрәнде.
Катнашучылар песнәкләр һәм чыпчыклар өчен эко җимлекләр ясады. 
Канатлы дусларыбызны саклыйк! Аларны бергәләп суыктан коткарыйк! Канатлыларны авыр вакытларда үзләрен генә калдырмыйк һәм табигать, анда яшәүчеләрне кайгыртуыбызны күрсәтик. Чөнки без бергәләп планетабыз өчен күбрәк файда китерә алабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: