«Мин – укучы» кушымтасында «Сториз» функциясе (6+)

Агымдагы елның ноябрь аеннан «Мин – укучы» мобиль кушымтасында чаралар, мөһим вакыйгалар яки укучылар өчен файдалы башка мәгълүмат турында мәгълүмат материалларының басмалары функционалы (сториз) барлыкка киләчәк. Әлеге функционал төрле сыйныф укучыларын сездән килгән материаллар нигезендә үзләре өчен файдалы мәгълүмат турында адреслы хәбәр бирергә мөмкинлек тудырачак. 

«Мин – укучы» мобиль кушымтасында мәгълүматлар һәм сораштырулар урнаштыруга таләпләр һәм кагыйдәләр белән https://ya-shkolnik.tatar.ru/requirements-for-stories сылтамасы буенча таныша аласыз.

Мәгълүмат басмалары һәм сораштырулар урнаштыру өчен гаризалар https://clck.ru/YjMEL сылтамасы буенча кабул ителә.

Өстәмә сораулар килеп туган очракта, schoolboy@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: