«Сәламәтлек» планетасындагы маҗаралар (6+)
Сәяхәттә рус халык әкиятләре герое Убырлы Карчык аяк чалырга тырышты. Ул балаларны үзенең табышмаклары, төрле биремнәре белән бутарга уйлады. Барысы да бу сынауларны җиңеп чыкты. Шуннан соң Убырлы Карчык үзенең дускаен – Шапшак Апаны чакырды. Шапшак Апа килеп керде дә балаларга үзенең дөрес булмаган зарарлы киңәшләрен бирә башлады. Әмма Патша кызы Гигиена укучылар белән бергә аны чиста, пөхтә булырга, дөрес итеп чәчләрне карарга, тешләрне юарга һ.б.ларга өйрәтте, гигиенага кагылышлы китаплар белән таныштырды. Убырлы Карчык һәм аның иптәш кызы Шапшак Апаның барлык явыз уйларына карамастан, балалар «Сәламәтлек» планетасына барып җитте. Юлда вакытта алар сәламәтлекнең төп шартлары белән танышты. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен, физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнарга бай файдалы ризык белән тукланырга һәм, әлбәттә, гигиена һәм көн тәртибе кагыйдәләре турында онытмаска кирәк икәненә инандылар. |