Китапка кунакка килегез (0+)

30 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Китапка кунакка килегез» дигән ачык ишекләр көне узды. Китапханәгә иң беренчеләрдән булып 67 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 22 нче урта мәктәпнең беренче сыйныф укучылары килде. Яшь китап сөючеләр Карлсон белән бергә китапханә заллары буйлап экскурсиядә булды һәм кеше тормышында китапның ничек барлыкка килүе турында белде. Балалар викторина һәм бәйгеләрдә актив катнашты. 

Приходите …
3
4
1
5
2

Декоратив-гамәли сәнгать сөючеләр өчен гөмбәләр салынган кәрҗин ясау буенча «Көзге кәрҗин» дигән иҗади мастер-класс узды һәм урманда кайсы гөмбәләрне җыярга ярый, кайсыларын ярамый икәнен белде. Бу эш фантазия, төгәллек һәм пөхтәлек таләп итте. «Әдәби йолдызлар яңгыры» дигән библиофреш укучыларны балалар һәм өлкәннәр өчен күптән көтелгән яңа әдәбият белән таныштырды. Теләге булганнар өчен бу көнне өстәл уеннары эшләде. 

Ачык ишекләр көне менә шулай кызыклы, эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте һәм аны лаеклы рәвештә барлык китап сөючеләрнең бәйрәме дип атап булыр иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: