Сезне социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәребезгә кушылырга чакырабыз! (0+)

Кадерле дуслар! Шәһәребезнең китапханәләр белән бәйле тормышыннан кызыклы яңалыклар белән вакытында танышып бару өчен, Сезне социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәребезгә кушылырга чакырабыз!

2000 нән артык укучы «ВКонтакте»дагы төркемебездә яңалыкларны күзәтеп бара инде, алар арасында сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, Чаллы китапханәләре укучылары һәм активистлары, шулай ук шәһәребез халкы һәм кунаклары бар. Безнең интернет киңлекләр аның белән генә чикләнми! Төркемнәребез көннән-көн үсә һәм безне хәзер «Телеграмм» һәм «Яндекс Дзен» мәйданчыкларында да табарга була.

Рәсми төркемнәребездә без «ҮКС» МБУ рәсми сайтыннан актуаль яңалыкларны, кызыклы күзәтүләр, виртуаль китап күргәзмәләре, шәһәр китапханәләрендәге вакыйгалар һәм булачак чаралар турында тулы мәгълүматны урнаштырабыз. 

Сезне дә язылучыларыбыз арасында күрүебезгә шат булырбыз! Кушылыгыз һәм соңгы яңалыкларны, узган чаралардан фоторепортажларны күрми калмагыз, безнең белән элемтәдә булыгыз һәм кызыксындырган сорауларыгызны языгыз! Үзегез өчен кулайрак социаль челтәрне сайлагыз һәм Чаллы китапханәләрендә узучы вакыйгалар үзәгендә безнең белән булыгыз.

Поделиться: