«Җәлил варисларына» («Наследникам Джалиля») китабын тәкъдир итү (0+)

15 февральдә Муса Җәлил туган көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, Рифат Сәлахның ике телдә язылган «Җәлил варисларына» («Наследникам Джалиля») китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китап татарның бөек каһарман-шагыйренә багышланган.

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның шигърияте генә түгел, тормышы һәм фаҗигале язмышы да ныклы рухлы булуның бер үрнәге булуына инанды.

Укучылар бик теләп бу китаптагы шигырьләрне укыды. Китапта шагыйрьнең шигырьләре белән бергә кроссвордлар, ребуслар, интеллектуаль уеннар да урын алуы балаларның күңеленә хуш килде.

Чарада шулай ук әлеге китап турында «Яңа китапны ачыгыз» электрон презентациясе тәкъдим ителде, Муса Җәлил сүзләренә язылган музыкаль әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Балалар каһарман-шагыйрь хөрмәтенә аталган шәһәр, театр, урам, һәйкәл, Мәдәният йортлары исемнәрен искә төшерде, китаптагы «Нәрсә соң ул батырлык?» соравына җавап бирделәр.

Поделиться: