«Җыр-моң канатларында» җыентыгын тәкъдим итү (6+)

27 ноябрь көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе талантлы композитор, музыкант һәм башкаручы Елена Емалтынованың җыентыгын тәкъдим итү чарасына чакыра. Анда авторның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлары урнаштырылган. 
Ул үзенең иҗади сәләтен педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлек белән уңышлы алып бара, шәһәр концертларында һәм чараларында катнаша. 
Елена Андреевна – Бөтенроссия авторлык җырлары бәйгеләре җиңүчесе, Халыкара композиторлар бәйгесе лауреаты. 
«Җыр-моң канатларында» («На крыльях музыки») җыентыгын нәшер итү – Елена Емалтынованың иҗади үсеш юлында яңа уңышлы бер баскыч. 
Музыкаль-шигъри кичәдә музыкантлар Диана Суходольская, Виктория Ляховецкая, Елена Фёдорова, шагыйрьләр Людмила Дорженковская, Светлана Попова, Рәхим Гайсин (Алабуга), Николай Алешковлар катнаша.

Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Чарада барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк. Үзегез белән шәхси саклану чаралары булу мөһим. 

Поделиться: