Чаллы шагыйрәсе Любовь Даутованың «Смятенная душа» шигырьләр китабын тәкъдим итү. Анонс! (6+)

Бесплатно

28 гыйнвар 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә Чаллы шагыйрәсе Любовь Даутованы искә алу һәм аның «Смятенная душа» шигъри җыентыгын тәкъдим итү чарасы узачак.

Бу Любовь Даутованың төрле темаларга – үз әйләнә-тирәсендәге кешеләргә карата мәхәббәте, табигатьнең матурлыгы, гадәти күренешләр, төрле вакыйгаларга карата мөнәсәбәте турындагы темаларга язылган шигырьләре тупланган беренче шигъри җыентыгы. Авторның шигъри юлларына мәгънәвилек, ихласлык, тормыштан алынган күренешләрне, вакыйгаларны сурәтләү өчен сәнгатьчә чараларны оста куллану хас. 

Шагыйрәнең оптимистлык, тормышны ярату, күңел кичерешләре, хис-тойгылар белән сугарылган лирик һәм юмористик әсәрләре укучыларның берсен дә битараф калдырмаячак.

Поделиться: