«Смотри: Байкал!» китап-сәяхәтен тәкъдим итү (6+)

15 ноябрь көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә кече мәктәп яшендәге балалар өчен, «ЭКО-сәяхәтчеләр» экологик клубы эше кысаларында, «Смотри: Байкал!» китап-сәяхәтен тәкъдим итү чарасы узды. 

яаиаиа
1000043667
1000043676
IMG-20241115-WA0011
IMG-20241115-WA0012
IMG-20241115-WA0013

Балалар, Байкал күленең матурлыгы, мәһабәтлеге һәм кабатланмаслылыгы турында сөйләүче видеоязманы карап, әлеге сулыкның ни өчен бөтен планетабызның байлыгы булып саналуы турында белде. Китапның бер битеннән икенчесенә күчеп һәм күл буйлап читтән торып сәяхәт итеп, балалар аның тарихы, гадәти булмаган яшәүчеләре, андагы экологик проблемалар белән танышты. 
Чара «Без Россиядә яшибез» мультипликацион проектының Байкал күленә багышланган мультфильмын карау белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: