Нина Самарина китабын тәкъдим итү (12+)

21 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә җирле автор Нина Самарина белән очрашу үтте. «Челнинские известия» газетасының баш редакторы урынбасары Наталия Гарипова Н. Самарина тәхәллүсе астында иҗат иткән «Конечная остановка» китабын тәкъдим итте. Китапка «Конечная остановка» һәм «Розы без запаха» дигән ике повесте кертелгән.

презен
IMG_3622
IMG_3620
IMG_3631
IMG_3629
IMG_3625
IMG_3635
IMG_3634
WhatsApp Image 2023-03-21 at 16.34.11

Бу җыентык «Челнинские известия» газетасының 2017 елдан бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче әдәби проектының беренче китабы булып тора, матбугат басмасы үз битләрендә Нина Самаринаның 12 повестен бастырып чыгарган.

Шул вакыттан башлап Нина Самаринаның тормыш чынбарлыгын тасвирлаучы вакыйгаларын яратып укучылар барлыкка килә. Аларның һәрберсендә кешеләр үзләрен яки үз якыннарын таный ала. Авторның үз повестьларында сурәтләнгән кызыклы гадәти булмаган сюжетлары һәм төгәл психологик портретлары укучылар күңелен яулый.  

«Челнинские известия» газетасының баш редакторы Зөлфия Солтанова очрашуга килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Әлеге проект редакция өчен кызыклы һәм уңышлы экспериментка әверелде һәм  Наталия Гариповага бер чакыру булды. Бу тулысынча барып чыкты дип уйлыйм. Шунлыктан без тагын бер китапны бастырып чыгарырга әзерләнәбез, бу «Учитель математики» повесте», – диде ул.

Наталия Гарипова укучыларны тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, журналистлык эше тәҗрибәсе белән уртаклашты, иң истә калган репортажларын искә төшерде. Бүгенге көндә газетада дөнья күрүче яңа повестьлары белән таныштырды. Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга да бик теләп җавап бирде. Барысыннан бигрәк күпләрне авторның ни өчен андый тәхәллүс алуы һәм аның нәрсә өчен кирәк булуы кызыксындырды. Чарага килүчеләр Самарина повестьларын гади булмаган мавыктыргыч сюжетлары өчен яратулары һәм атна саен «Челнинские известия» газетасының яңа санында чираттагы әсәрнең дәвамын көтеп алуларын билгеләп үтте. Шунлыктан күпләр бу сюжетларның каян алынуы, аларның уйлап чыгарылганмы, әллә тормыштан алынганмы икәнлеге белән кызыксынды. 

Яшь авторга теләктәшлек белдерергә дуслары, якыннары һәм хезмәттәшләре килгән иде. Россия язучылары Союзы әгъзасы Алла Орехова очрашуның кунагы турында бик җылы сүзләр әйтте. 

Чаллылылар бу көнне беренчеләрдән булып повестьлар җыентыгы белән таныша һәм авторның автографы белән китаплар ала алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: