«Балалар өчен Конституция» китабын тәкъдим итү (6+)

12 декабрь көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Россия Федерациясе  Конституциясе көне кысаларында «Конституция для детей» китабын тәкъдим итү чарасы узды.  

ыекрывтрп
IMG-20241212-WA0011
IMG20241212130658
IMG20241212131426
IMG-20241212-WA0012

Балалар безнең илдә иң беренче законнарның һәм беренче Конституциянең кайчан барлыкка килүе турында белде һәм нәрсәгә бәйле рәвештә вакыт узу белән аның яңартылуы турында уйлашты. «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» сериясеннән видеоролик  бөтен ил һәм аерым кеше  тормышында  Конституциянең ролен күрсәтте.

Китап битләрен ачып, балалар белән бергә бала тормышына кагылышлы мәкаләләр укылды һәм фикер алышынды. Ә әкиятләр һәм әкият геройлары нигезендә әзерләнгән хокуклар турында викторина кайбер законнарның яңгырашын аңлаешлырак итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: