Илисә Ганиеваның «Җиңүче токымнары» («Потомки победителя») китабын тәкъдир итү (18+)

11 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсендә журналист Илисә Ганиева үзенең «Җиңүче токымнары» («Потомки победителя») исемле китабын тәкъдим итте.

ЦДБ 11.06.19 (3)
ЦДБ 11.06.19
ЦДБ 11.06.19 (2)
ЦДБ 11.06.19 (4)

Хәзер күпләребез үз гаиләсенең нәсел агачын төзергә тырыша, архивларда эзләнә. Илисә Ганиева үзенең бабаларын эзләп табу тарихы белән уртаклашты. Аңа бу эшендә бигрәк тә буыннан буынга күчеп килгән мәгълүматлар ярдәм иткән һәм аларны Илисә Ганиеваның әтисе Гайсә Газизов үзендә саклаган. Эзләнүләр нәтиҗәсендә, Газизовлар нәселен дәвам итәргә мөмкинлек биргән Җиңүе өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисенә рәхмәт йөзеннән, «Җиңүче токымнары» китабы туган. Шулай итеп әлеге нәселнең ядкаре барлыкка килгән. Аның эченә 50 туганы турында истәлекләр һәм 160 фотография кергән. Илисә Гайсә кызы үзенең эзләнүләре, алар нәтиҗәсендә нәселенең 12 буынын табуга ирешүе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: