Эмилия Дзюбакның «Животные строители» китабын тәкъдир итү (6+)

9 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Эмилия Дзюбакның «Животные строители» китабын тәкъдир итү чарасы узды.
Бу вакыйга «Эко-сәяхәтчеләр» клубы тарафыннан махсус әһәмиятле бер датага — балалар басмаларын бик оста итеп иллюстрацияләүче танылган поляк рәссамы Эмилия Дзюбакның туган көненә багышлап оештырылды.  

IMG20251009122128
IMG20251009124307
IMG20251009125618
IMG20251009125644
IMG20251009125815

Балалар корал һәм технологияләре булган кеше тудырган хәтта иң танылган биналарның төзелеше дә никадәр гади түгеллеген белде. Ә менә хайваннарга, кошларга һәм бөҗәкләргә томшыклары һәм аяклары белән генә эшләргә туры килә!
Матур иллюстрацияләр һәм презентация материалларын кулланып, оештыручылар кыргый табигатьтә яшәүчеләрнең нинди гаҗәеп нык һәм уңайлы оялар ясый белүләрен күрсәтте. Шуларның иң кызыклылары буларак моллюск кабырчыклары, канатлыларның оста итеп үрелгән оялары, умарта кортларының рамкалары һ.б.
Чара «Животные-строители» фильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: