Китап тәкъдир итү кичәсе (12+)

Бесплатно

image description

Шәһәр үзәк китапханәсендә 14 март көнне 15.00 сәгатьтә Марат Мингалиевның «Б.Урманче графикасы сәнгате. Тамырлары, традицияләре һәм яңалыгы» монографиясен тәкъдир итү чарасы узачак. 

Басылып чыккан монография Бакый Урманченың графика буенча иҗаты үсешенең тулы, системалы картинасын булдыруда беренче талпыныш. Автор архив материаллары нигезендә Бакый Урманченың рәссам-график буларак үсеше һәм күтәрелеше тарихыннан билгеле булмаган битләрен ачып сала. 

Марат Искәндәр улы Мингалиев – сәнгать белгечләре Ассоциациясе әгъзасы, Россия рәссамнар иҗади берлеге, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы картиналар галереясының бүлек мөдире.

Китапны тәкъдим итү чарасына сезне дә көтеп калабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: