«Сугыш турында безгә китап сөйләде» китапларны тәкъдим итү (6+)
8
Май 2024
Чәршәмбе
7 һәм 8 май көннәрендә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Сугыш турында безгә китап сөйләде» исеме астында китапларны тәкъдим итү чарасы узды. Яшь укучылар «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында» китаплар сериясе белән танышты. Балалар зур кызыксыну белән Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар, рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсен карады. Теләге булганнар өйдә уку өчен сугыш турында китаплар сайлап алды.
|