Китапханәчеләр туган якны өйрәнү буенча конференциядә катнашты (18+)

29 апрель көнне Халыклар дуслыгы йортында галим, туган якны өйрәнүче, тарих фәннәре докторы Владимир Васильевич Ермаковның «История Набережных Челнов и региона Восточного Закамья. Часть 2» китабын тәкъдир итүгә багышланган конференция узды. 
Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әлеге конференциядә катнашты. Г.Ф.Блинова китапта сурәтләнгән чорда мәдәният үсеше һәм китапханәләрне оештыру турында мәгълүмат белән уртаклашты, китапханә архивындагы фотолар белән таныштырды.  

Оештыручылар китапханәгә берничә данә китап бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: