Ут эчендә туган матбугат (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Ут эчендә туган матбугат» дигән батырлык сәгате үткәрелде. «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар// Татарские писатели: книги и судьбы» программасы кысаларында узган чара укучыларны татар язучысы, мөгаллим, публицист һәм хәрби корреспондент Афзал Шамовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның татар әдәбияты тарихында өч сугышны кичкән бердәнбер язучы булуы һәм һәрвакыт фронтка үз теләге белән китүе турында белде. Язучының беренче хикәяләре белән таныштылар, зур кызыксыну белән аның «Вперёд на врага» һәм «Суворовский натиск» дип аталган фронт газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт иткән еллары турында тыңладылар. Нәкъ менә хәрби корреспондентлар каләме аша халык сугыш турында чын дөреслекне: фашистларның ерткычлыгы һәм совет солдатларының батырлыгы турында белә. Бу чынбарлык кешеләрдә җиңүгә ышаныч тудыра. 
Укучылар авторның «Рәүфә», «Госпитальдә», «Ата йөрәге» дигән иң яхшы әсәрләре белән танышты. «Соры мәче» хикәясеннән өзекләр укылды. Китапханәче Афзал Шамовның танылган тәрҗемә остасы булуы, аның А. Пушкин, Н. Гоголь, Л. Толстой һ.б. бик күп язучыларның әсәрләрен татар әдәби теленә тәрҗемә итүе турында сөйләде. 

Поделиться: