«Балалар вакытлы матбугаты» журналлар битләре буйлап матбугат мозаикасы (6+)

13 декабрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен «Балалар вакытлы матбугаты» дигән журналлар битләре буйлап матбугат мозаикасы уздырды.
Балалар өчен заманча журналлар яшь укучыларның төрледән-төрле ихтыяҗларына җавап бирә. Алар укытырга һәм күңел ачтырырга, киңәш бирергә һәм белемнәрне киңәйтергә сәләтле. 

вптореыо
(1)IMG_3445
(2)IMG_3448
(3)IMG_3457

Укучылар игътибарына кәгазь һәм электрон рәвештә «Мурзилка», «Веселые картинки», «Тошка», «Непоседа», «Стрекоза», «Читайка» журналлары тәкъдим ителде. Балалар Россиядә һәм Татарстанда балалар матбугаты үсеше, шулай ук газета, мәкалә, язма, редактор төшенчәләре белән танышты. 

Балалар бик теләп вакытлы матбугатта басылып чыккан төрле логик мәсьәләләр, кроссвордлар, ребуслар, шарадалар һәм башваткычларны чиште. Күп кенә укучылар гаилә белән уку өчен үзләренә ошаган журналларны алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: