Д. А. Гранинның «Мой лейтенант» китабын тәкъдир итү (18+)

21 сентябрь көнне 13 нче санлы китапханә легендар язучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Д.А.Гранинның «Мой лейтенант» романы – 2021 елның юбиляр китабы, «Зур китап» Милли әдәби премиясе лауреаты китабына багышланган очрашу үткәрде. 
Катнашучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты битләре, аның язмышындагы истәлекле вакыйгалар белән танышты; китаптан өзекләр укылды, һәркем автор сурәтләгән вакыйгаларга карата үз карашы белән уртаклаша алды; гади лейтенантның үз күзләре белән күргән сугыш хәрәкәтләреннән фактлар, фронт тормышының көнкүреше турында мәгълүматны тыңлады. Кинохроникалар, «Даниил Гранин. Исповедь» документаль фильмыннан, язучының әсәрләре буенча төшерелгән нәфис фильмнардан өзекләр һәм нацистлар корбаннары истәлегенә Берлинда узган тантанадагы видео-чыгыш чараны тагын да тулыландырды һәм язучының сугыш темасына мөрәҗәгать итүе яхшырак аңларга мөмкинлек бирде. 

Поделиться: