Борис Заходерның могҗизаи дөньясы (6+)

21 сентябрь көнне 14 нче санлы китапханәдә 34 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать уздырылды.   

заходер
IMG-20210921-WA0016

Чара балаларны Борис Заходерның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башланды. Алар булачак язучының кайчан һәм кайда тууы, балачагында ниләр белән шөгыльләнергә яратуы, үз Ватанын ничек саклавы һәм безнең өчен күпме матур әсәрләр тудыруы турында белде. «Тарихта эз» видеоязмасы күрсәтелде, ул укучыларны авторның «Морской бой» дигән тәүге шигыре һәм «Винни Пух» китабының барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Алар Мэри Поппинс һәм Алисада кунакта булды. Б. Заходерның уникаль иҗаты беркемне дә битараф калдырмады. Чарада шагыйрьнең «Моя Вообразилия», «Товарищам детям», «Кошка Вьюшка», «Перемена» шигырьләре яңгырады. Яшь китап сөючеләр табышмаклар чиште, күркәм балалар язучысының иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирде. Чара азагында балалар аның һәрберебезне яхшы күңелле, гадел һәм кызыксынучан булырга өйрәтүче китаплары белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: