«Бәхетле китап» Яңа ел алды лотереясы (6+)

22 декабрьдән алып 29 декабрьгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында, «Бәхетле китап» дигән яңа ел алды лотереясы уздырылды.
Китаплар ярдәмендә яңа ел кәефе тудырырга мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин!

авррпврвв
вавыа458
65вав
ыффф-

Укучыларыбыз өчен китап лотереясы уздыру китапханәдә күптән гадәткә керде. Яңа ел алдыннан анда теләге булган һәркем катнаша алды. Китапханә чыршысы «бәхетле» китап номеры күрсәтелгән кар бөртекләре белән бизәлгән иде. Һәр укучыга кызыклы һәм мавыктыргыч китап укырга мөмкинлек туды. Яңа ел алды лотереясы балаларга уңай тәэсирләр һәм яхшы кышкы кәеф бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: