Ишегалды бәйрәмнәребез (6+)
17
Август 2021
Сишәмбе
13 нче санлы китапханә ишегалды бәйрәмендә актив катнашты. Микрорайонда яшәүчеләр өчен «Китап белән яшәү – уңышка илтә!» дигән китапханә мәйданчыгы оештырылды. Чарада катнашучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты, яраткан авторларының шигырьләрен укыды, төрле уен биремнәрендә, халык сүзе һәм йолаларына багышланган викториналарда катнашты. «Кәрия – Зәкәрия», «Йөзек салыш», «Инеш», «Хоровод» кебек фольклор уеннары күңелле һәм файдалы үтте. Ишегалды бәйрәме уңай тәэсирләр, яхшы кәеф, шатлык хисләре бүләк итте. |