«Исәнме, Китап атнасы!» бәйрәме (6+)

Көтеп алынган язгы каникуллар китап сөюче балалар өчен традиция буенча зур бәйрәм – Балалар китабы атналыгы буларак та кабул ителә. 25 март көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре «Исәнме, Китап атнасы!» исеме астында иң якын, иң акыллы дуслары – КИТАП бәйрәме үткәрде. Бу белемгә омтылучы, кызыксынучан, китапка гашыйк балалар һәм өлкәннәр бәйрәме, күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар бәйрәме. Укучылар Балалар китабы атналыгының  1943 елда, Бөек Ватан сугышының иң кызган чорында, күренекле язучы Лев Кассиль тәкъдиме буенча барлыкка килүен һәм аның Мәскәүдә беренче Атналыкны ачуын белде. Катнашучылар беренче китапларның ничек барлыкка килүе турында мәгълүмат алды, яңа китаплар белән танышты, әдәби викторинада актив катнашып, үзләрен чын китап сөючеләр буларак күрсәтте. Бәйрәм дәвамында табышмаклар чиштеләр, «Хатаны төзәт», «Сүзне әйтеп бетер», «Рәсемне җый» бәйгеләрендә катнаштылар, югалган әйберләрнең кайсы әкият героеныкы булуын атадылар. Бәйрәм барысына да тылсымлы һәм онытылмас китап белән аралашу мизгелләре һәм яхшы кәеф бүләк итте. 

Поделиться: