«Утларыңны яндыр, чыршы!» бәйрәме (6+)

2024 елның 4 һәм 5 гыйнвар көннәрендә 23 нче санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен «Утларыңны яндыр, чыршы!» дигән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Китапханәчеләр балаларга яңа ел чыршысының килеп чыгу тарихы һәм төрле илләрдә Яңа  ел бәйрәмен ничек каршылаулары турында сөйләде; «соңгы яңалыклар» белән таныштырды; «Җылынабыз», «Нарат күркәләрен җый», «Буталдыргыч» уеннары үткәрде.

ропр
23ф. Праздник «Засверкай огнями, Ёлка!
23ф. Праздник Засверкай огнями ёлка (2)
23ф. Праздник Засверкай огнями ёлка
23ф.Праздник «Засверкай огнями, Ёлка!»(
1704436151100
1704436151106
1704436151112
1704436151118

Чыршының утлары кабынсын өчен, балаларга кар бөртекләре ясалган конвертларга яшерелгән Убырлы Карчык биремнәрен үтәргә туры килде. Укучылар барлык сынауларны да җиңеп чыкты: кар бабай «ясадылар», хәрефләрдән «кышкы сүзләр» җыйдылар, «уйдырмаларда»гы хаталарны таптылар, «төрле-төрле тәм-томнардан» бүләк тартмасы «җыйдылар», өлкәннәр өчен кызыклы яңа ел котлавы уйлап чыгардылар. 
Чара барышында матур җырлар һәм күңелле авазлар яңгырап торды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: