«Яраткан китап белән очрашу» бәйрәме (0+)

30 мартта, Балалар китабы атналыгы кысаларында, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенә «Чуковский әкиятләре планетасы» әдәби калейдоскобына мәктәпкәчә яшьтәге балалар чакырылды, анда нәниләр балалар әкиятчесе Корней Чуковскийның гаҗәеп әкиятләр дөньясы белән танышты. Презентация ярдәмендә балалар язучының авыр балачагы турында белде, әкиятләре язылу тарихын ишетте, бик теләп уеннар һәм бәйгеләрдә катнашты, онлайн-викторина сорауларына җавап бирде. 

1774861657244
1774861657302

«Югалган әйберләр» бәйгесендә катнашып, әкиятнең хуҗасын һәм исемен искә төшерде, «Телеграмма кемнән килде» бәйгесе барышында геройларның кайсысы хат юллаганын белергә тырышты, шулай ук «Могҗиза-агач»тан табышмаклар белән рәсемнәрне өзеп алып, аларны чиште. Чара азагында балалар «Муха-Цокотуха» мультфильмыннан өзекне карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: