«Менә шундый безнең җәй» бәйрәме (0+)

Җәйнең беренче көнендә Халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен күңелле һәм шатлыклы бәйрәм генә түгел, ә ата-аналарга балаларыбызның яратуда һәм даими кайгырту, яклауга мохтаҗ булуын искә төшерүче көн дә. 
Балачакның төп бәйрәме – Балаларны яклау көне Үзәк китапханәдә бик матур узды, шатлык авазлары яңгырап торды, дусларча җылы аралашу рухы хакимлек итте. Балалар белән массакүләм эш бүлеге китапханәчеләре әлеге бәйрәм мизгелләре балалар күңелендә онытылмас хис-кичерешләр калдырсын дип тырышты. Алар бәйрәм рухы тудырды һәм балаларны күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән куандырды. Китапханә каршында төрле төсле һава шарларыннан матур арка урнаштырылган иде, балалар һәм ата-аналарның кәефен күтәреп, күңелле музыка яңгырап торды.

пртпрвпй
игры в мяч
летние загадки
мы пускаем пузыри
мы танцуем буги-вуги
фиксики в гостях
шире круг
я рисую мелом мир
вместе веселее

Балалар янына кунакка күңелле Фиксиклар килде, алар кечкенә дуслары белән бергә җырлар җырлады, кызык уеннар уйнады, эстафеталар үтте һәм аларга яхшы кәеф бүләк итте. Балаларның көләч йөзләрен күрү һәм күңелле көлү авазларын ишетү рәхәт булды. 
Бәйрәмне асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау дәвам итте. Балалар ясаган рәсемнәрдә табигатьне, дусларын, туганнарын һәм якын кешеләрен күрергә мөмкин иде.  
Рәсемнәр һәрберсе кабатланмас һәм төрле булды, әмма алар барысы да «Бәхетле балачак» дигән уртак бер тема белән берләшкән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: