«Язның гүзәл мизгелләре» бәйрәме (18+)

Яз – яңару, илһамлану һәм шатлык чоры, һәм әле тагын бар хатын-кызларның бәйрәме. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре микрорайонда яшәүчеләрне һәм укучыларны «Язның гүзәл мизгелләре» дигән матур бәйрәм чарасына чакырды. Кунакларны күңелле бәйгеләр көтте: ачышлар, уйлап табулар, тарихи фактлар турындагы сораулардан торган «Хатын-кыз нәрсәдә беренче булган» викторинасы уздырылды. «8 мартка хатын-кызлар турында 8 сорау» бәйгесендә катнашучылар хатын-кызлар белән бәйле фильмнар, җырлар, үсемлекләр исемнәрен атады. «Бу гыйбарәләр кайсы фильмнарда яңгыраганын искә төшерегез» викторинасын барысы да уңышлы үтеп чыкты. Фильм исемен генә түгел, ә гыйбарәне әйткән геройны һәм аны башкарган актрисаның исемен дә атадылар. «Сүз көрәше» уенында аеруча азарт белән уйнадылар. Катнашучыларга хатын-кызлар бәйрәме белән бәйле шифрланган сүзләрне кире торгызырга кирәк булды. Сез ничек уйлыйсыз,  монда нинди сүзләр шифрланган? Зимамо һәм Бьювол? Бәйрәмдә китапханәче пенсионерларны илһамландырырга һәм шатландырырга сәләтле хатын-кыз прозасы әсәрләре турында сөйләде. Бу И.Грекованың «Вдовий пароход», Т.Алюшинаның «Моя нечаянная радость», «Коко Шанель. Жизнь, рассказанная ею самой: Коко Шанель», Л. Коломбаниның «Женщины Парижа» һ.б. әсәрләре. Китапларны өйдә укырга алдылар. Бәйрәм күңелле узды, шатлык һәм куаныч хисләре бүләк итте. 

13 ф. 03.03 Весны прекр мгновенья 3
13 ф. 03.03. Весны прекр мгновенья 2
13 ф. 03.03.25 Весны прекр мгновенья 1

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: