«Күңелле һәм дустанә каршылыйбыз Яңа елны» бәйрәме (0+)

Яңа ел – мамыктай ап-ак кары һәм ылыс исләре, бүләкләре, сюрпризлары һәм теләкләр чынга ашу белән куандыручы иң яраткан бәйрәм. 22 декабрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә, Гренада 4,5 җирле иҗтимагый үзидарәсе активы белән берлектә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле һәм дустанә каршылыйбыз Яңа елны» дигән бәйрәм узды. Бәйрәм башында Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакларны якынлашып килүче яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, балалар бик теләп Кыш Бабайга шигырьләр сөйләде һәм яңа ел бүләкләре алды.  

E30cwInP3ayZ7yZR1PwjbyqaCFoDUdEYCGGWBZ4UpHEIT_aYxmrnRKo5C2ytmk79hKerZyja8eq885D8YtRJ26hR
LshP7BNBbsBqIt9o_rMuKiS7TozicuZTkMpk-gJAiUv9ipoSwGHwUpmGKcujRJiEudbf6pZ0UlmXhFHRozE9IE_a
xBybVvOj73Fn6i8gwGGYWo781SOwW5PY2drWIKYd4XuOO9rYOviUnAX-SVQbqvhisPN2oObZ2WcFEUDcmdMqKPZ_

Аннан соң кызыклы уеннар уздырылды, анда балалар һәм әти-әниләр яңа ел табышмаклары чиште, викторинада катнашты, әдәби геройлардан котлауларның шифрын ачты һәм бүләкләр алды. Чара азагында бәйрәм кунаклары «Новый год в Простоквашино» мультфильмын карады, шулай ук бик теләп Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотога төште. Күңелле бәйрәм чарасы барлык катнашучыларга бәйрәм кәефе һәм тылсым рухы бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: